news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар Википедиясе бәйгесендә катнашучылар меңгә якын татарча мәкалә язган

«Минем Татарстан» дип исемләнгән татарча Википедиягә мәкаләләр язу бәйгесендә Актаныш, Апас, Чистай, Буа, Минзәлә, Лаеш һ.б. районнар аеруча актив катнашкан.

Татар Википедиясе бәйгесендә катнашучылар меңгә якын татарча мәкалә язган
Владимир Васильев

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Сафина Ләйсән). Татарстан географиясе, тарихы, мәдәниятен танытуга багышланган «Минем Татарстан» дип аталган бәйгедә 126 кешедән 994 мәкалә кабул ителгән.

«Барлык эшләр барланды, квалификация узганнары тамгаланды, теркәү эшләре башкарылды, бәяләү эше атна дәвамында башкарылачак. 15 февраль көнне нәтиҗәләр билгеле булачак», — диде бәйгене оештыручы Фәрһад Фәтхуллин.

«Минем Татарстан» вики-марафоны 15 декабрьдә башланды, 31 гыйнварга кадәр дәвам итте. Приз фонды 200 мең сум. Материалларның үзенчәлеге Татарстан белән бәйле булырга һәм энциклопедик кыйммәткә ия булырга тиеш иде.

Катнашучылар Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр: Актаныш, Апас, Чаллы, Чистай, Буа, Арча, Сарман, Лениногорск, Минзәлә, Лаеш, Тәтеш һ.б.

Фәтхуллин бәйгедә катнашучыларны энциклопедизм стандартлары белән таныштырырга җыена.

«Киләчәктә дә бу бәйге шушы вакытта узачак, әмма аны татар телендә генә түгел, ә башка чит телләрдә дә оештыру планлаштырыла», — диде Фәрһад Фәтхуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot