news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-тур” проекты Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә – Фәрит Уразаев

«Татар-Тур» - инвестицияле фәнни, мәдәни, тарихи проект.

 (Казань, 21 ноябрь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). “Татар-тур” проекты Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев әйтте.

“Татар-тур” - инвестицияле фәнни, мәдәни, тарихи проект. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумына килүче делегатларны әлеге проект эшчәнлеге белән таныштыру күздә тотыла. Россиякүләм “Татар-тур” туристлык маршруты белән дә танышу көтелә.

“Бүгенге көндә туризм индустриясе аркылы зур тирәлек оештыра алабыз. Былтыргы форум нигезендә, Президент йөкләмәсе белән, аның концепциясе эшләнелде. Ул “Халыкара татартур проекты” дип атала. Аны гамәлгә куючы – милләтәшебез, Кырымда яшәүче Алтын Гулливер. Бу проект үз эченә 11 юнәлешне ала. Ул проектлар барысы да татар мәдәнияте, татар тарихына таянып эшләнә. Аның төп линияләре булып, Кырым, Казан, Төмән шәһәрләре тора, киләчәктә Өремче шәһәрен кушу да дә күздә тотыла. Туриндустрия проекты күп кенә илләрдә бюджет проекты булып тора. Күп илләр моның аркылы бюджет акчасы эшлиләр. Әйтергә кирәк, Татарстанда эчке туризм юнәлешендә күп эшләр эшләде. Елдан-ел Татарстанга килүче туристлар саны һәм шуның белән бергә керем дә арта. Безнең бурыч: Россия эчендәге һәм халыкара туризм юнәлешендә эшләрне алып бару”, – дип билгеләп узды Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Исегезгә төшерәбез, эшмәкәрлек форумы 29 ноябрь – 1 декабрь көннәредә “Алабуга” махсус икътисадый зонасында үтәчәк.
Пленар утырышта Татарстанның башка илләр һәм төбәкләр белән сәүдә-икътисадый бәйләнешләре, туризм индустриясе һәм Шэньчжэн шәһәрендәге “Татар йорты” белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча да фикер алышачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100