news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар транспорт прокуратурасы «ВИМ-Авиа»гә карата җинаять эше кузгатырга мөмкин

Бүген Казанда «ВИМ-Авиа»гә багышланган киңәшмә үтте.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Марат Хәмитов). Бүген Татар транспорт прокуратурасында ябык режимда «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясендәге хокук бозу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.

Утырыш йомгаклары буенча транспорт прокуроры Максим Ковалюк белдергәнчә, киңәшмәдә Татарстанның куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин, кызыксынган министрлыклар һәм идарәләр, контроль органнары, шулай ук «Зенит» банкының филиал директоры катнашкан.

«Безнең тарафтан хезмәт кануны буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Шулай ук авиакомпания җитәкчелегенә карата федераль канун бозуны читләштерү буенча карар кертелде. Алга таба да  хезмәт хакын түләү тоткарланса, безнең алда ике айдан артык хезмәт хакы түләмәү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе торачак», — дип хәбәр итте Ковалюк. Ул эшчеләргә хезмәт хакы түләү Идел буе транспорт прокуратурасында аерым контрольдә торганлыгын әйтте.

Элегрәк «ВИМ-Авиа» канунны бер генә тапкыр бозмаган.

«Быел Транспорт прокуратурасы компанияне, лицензия кагыйдәләрен бозган өчен, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартты. Алар унга якын. Барлык авиарейс тоткарланган очрак буенча без атна саен мәгълүмат алабыз. Шуның нигезендә эш кузгатабыз», — дип белдерде прокурор.

Узган елның декабрендә «ВИМ-Авиа»ның 132 миллион сумга якын бурычы булган. Идел буе прокуратурасы чаралар күргәннән соң, алар бурычны бер атна эчендә каплаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot