Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә галим Надир Дәүләтне искә алдылар
Укытучылар көне уңаеннан Төркиянең Мармара университеты Төрки дөнья тикшеренүләре институты оештырган чарада чыгыш ясаучылар буларак тарих фәннәре докторлары: Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать универститет профессоры Исмәгыйл Түркоглу, Мармара университеты проофессоры Әхмәт Канлыдәрә, Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры Нәсрин Сарыәхмәтоглу, Мармара университеты профессоры Гирай Сайнур Дәрман катнаштылар. Шулай ук Надир Дәүләт үстергән галимнәр, тарих фәннәре кандидатлары Арзу Кылынч, Гайшә Гүн Сойсал, Ләйсән Шаһин дә остазлары белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.
Надир Дәүләтнең Йедитәпә университетында кафедра җитәкчесе булып эшләгән чорда ассистенты булган милләттәшебез Илшат Нәҗипов галимнең нәсел шәҗәрәсе белән бәйле тикшеренүләре турында сөйләде.
«Шәкертләре күзлегеннән Надир Дәүләт» дип исемләнгән җыенны Төрки дөнья тикшеренүләре институты мөдире, тарих фәннәре профессоры, милләттәшебез Ильяс Камалов (Кемальоглу) ачып җибәрде. Ул әлеге корылышны Надир Дәүләт җитәкләгән чорда татар һәм төрки дөнья өчен башкарылган хезмәтләр белән таныштырды. Аның Төрки дөнья тикшеренүләре институтын абруйлы фән үзәгенә әверелдерүен ассызыклады.
Мәрхүм галим Надир Дәүләтнең шәкерте, хәләл җефете Берил Дәүләт алдан әзерләнгән видеоязма аша иренең тормыш юлы белән таныштырды, аның нинди укытучы һәм гаиләдә нинди кеше булуын сөйләде. «Надир Дәүләт - Төркиядә фән галәмендә төрки дөнья ишекләрен ачучы беренче галим. Ул көнгә кадәр тарих бүлеге шәкертләре төрки дөньяны томанлы гына күзаллыйлар иде. Ул безгә Идел-Урал төбәген дә, Урта Азия, Россия төркиләрен дә, Азәрбайҗанны да истә калырлык итеп танытты. Таләпләре бик югары, үтә дициплиналы, җитди һәм бик харизматик укытучы иде. Лекцияләрендә һәрвакыт иң соңгы яңалыкларны, иң кызыклы фактларны җиткерүе белән студентларының игътибарын җәлеп итте», - диде ул.
«Шәкертләре күзлегеннән Надир Дәүләт» дип исемләнгән җыенда галимнең фәнни эшчәнлеге белән бәйле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда машинкада үзе бастырган кандидатлык диссертациясе дә урын алган.
Җыен башланганда конференция залында - «Туган тел», тәнәфесләрдә Надир Дәүләт яраткан татарча җырлар яңгырады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз