Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде
Татар токымлы атлар спорт һәм кымыз җитештерү максатларында үрчетелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Марат Мөбәрәкшин). Татар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Татар токымлы атлар үрчетү буенча тармакны без 2005 елда башлап җибәргән идек. 2018 елның 4 декабрендә безгә эшчәнлекнең бу төрен алып баруга рәсми рәвештә рөхсәт бирелде”, - диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, теркәлү турында документның төп нөсхәсе 25 декабрьдә тапшырылачак.
“Татар токымлы атлар спорт юнәлешендә һәм кымыз җитештерү максатыннан үрчетелә”, - диде Нәҗип Хаҗипов. Ул атларның бу төре бик чыдам булуын, кышын азыкны кардан үзләре казып табуын, көнгә 100-120 км ара уза алуын сөйләде.
Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. "Татарстанда барлыгы 300 баш тирәсе татар токымлы ат бар", - диде Хаҗипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз