news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар токымлы атлар арта: «Алар Татарстанның байлыгы, милли мәдәниятнең бер өлеше»

Берничә ел элек Татарстанда татар токымлы атларны үрчетергә керештеләр, моңа ярдәм итү өчен дәүләттән берникадәр чаралар да күрелде. Бүгенгә нәтиҗәләр нинди?

Татар токымлы атлар арта: «Алар Татарстанның байлыгы, милли мәдәниятнең бер өлеше»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

954 ат исәпләнә

Соңгы елларда Татарстанда татар токымлы атлар саны арта. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген шундый 954 ат бар (шул исәптән 692се – колынлый торган бияләр). Әйтик, 2020 елда 646 баш булган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әлеге токымны үрчетү белән 10 хуҗалык шөгыльләнә. Иң күп баш саны Лениногорск районында «Нәбиуллин С.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында (344 ат), Әлки районында «Бакиров Ф.Р.» хуҗалыгында (214) һәм Теләчедә «Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәсел репродукторы»нда (223) асрала.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән Казан галимнәре «татар» токымлы атларга патент алу өчен зур эш башкарды. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт комиссиясе тарафыннан тапшырылды һәм 2019 елның февралендә Саклана торган селекция казанышларының дәүләт реестрында теркәлде.

Татарстанда бу токымны саклау максатында КФХ, шәхси хуҗалык һәм шәхси эшмәкәрләргә атлар сатып алу чыгымнарын (60 процентын) каплау өчен субсидия каралган. Колынлый торган бия өчен дә ел саен 20 мең сум күләмендә субсидия тәкъдим ителә.

Селекция үзәге актив эшли

Әйтергә кирәк, үткән ел март аенда Казан ветеринария медицинасы академиясе каршында республикада татар токымлы атларны үрчетү буенча селекция үзәге оештырылды. Анда нәселдәнлекне саклау өчен татар токымлы атларның генотибын өйрәнү буенча эш алып барыла. Хәзер белгечләр татар атлары үрчетелә торган хуҗалыклар белән элемтәдә тора, хайваннарның репродуктив сыйфатына селекция-генетик мониторинг үткәрә. Үткән елгы тикшеренүләрнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бүгенге көндә нәсел калдыру өчен асрала торган 150 биянең 36сы (24 проценты) «элита» классына карый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тикшеренүләр вакытында тупланган бөтен мәгълүмат махсус электрон базада сакланачак. Ул селекция юнәлешен камилләштерергә булышыр дип көтелә. 2026 елга барлык нәсел атлары да Федераль дәүләт нәсел ресурслары мәгълүмати-аналитик системасында теркәлергә тиеш. Шулай ук татар атлары үрчетүче барлык хуҗалыклар да лицензияләнәчәк. Әлегә андый статус «Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәсел репродукторы»нда гына бар, якын киләчәктә ул башка хуҗалыкларда да булачак.

Быелдан татар токымлы атларны сатып алу һәм сату исәбен алып барырга планлаштыралар.

Татарстан атлары белән кызыксыналар

Татар токымлы атларга бүген Россиянең башка төбәкләрендә дә ихтыяҗ арта. Аны туризм, спорт, сөт һәм итчелек юнәлешләрендә файдаланалар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ат спорты да нык таныла. Мәсәлән, ел саен Арча районында оештырыла торган «Ат көне» ат-спорт фестивале кысаларында татар токымлы атларда чабышларны һәм «Аударыш» уенын халык яратып карый. Лениногорск районында «Алмакай» утарында да «Татар аты» фестивале бик күп катнашучыны җыя.

Татарстанда, гомумән төрле токымга караган 30 меңнән артык ат исәпләнә: шул исәптән, авыл хуҗалыгы оешмаларында – 8,9 мең баш, шәхси хуҗалыкларда – 13 мең баш һәм фермер хуҗалыкларында 8,8 мең баш бар. Иң күбе – Саба районында – 2,6 меңнән артык, Буа районында – 1,6 меңнән артык һәм Балтач районында – 1,6 меңгә якын.

Татарстан Рәисе республикада атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычы куйды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәренчә, моның өчен атчылык һәм ат спортын үстерү буенча 2030 елга кадәр билгеләнгән программа төзелә.

Татарстанда үстерелә торган атлар белән Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә кызыксыналар. Мәсәлән, Яңа Чишмә районында «57нче татар ат заводы» хуҗасы Николай Скоков 20дән артык Орлов токымлы юртагын Корея Халык-Демократик Республикасына җибәргән. Аларның кайберләре кавалерия полкында хезмәт итсә, ә икенчеләре чабышларда катнаша, ди. Анда татар токымлы атлар белән дә кызыксына башлаганнар.

Надежда Гордеева, tatar-inform.tatar

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

news_right_1
news_right_2
news_bot