news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды

«Без Муса Җәлилгә карап, башка бабаларыбызның да каһарманлыгын искә алабыз», - диде Оренбургның җәмәгать эшлеклесе Нур Хөсәенов.

Татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды
Рифат Каюмов

Россиянең төрле төбәкләреннән IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумына килгән татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды.

Һәйкәл шәһәр үзәгендә, «Топольләр» паркы каршында, «Кәрван-сарай» янәшәсендә урнашкан.

Фото: © Рифат Каюмов

«Без Муса Җәлилгә карап, башка бабаларыбызның да каһарманлыгын искә алабыз. Зиннур Шакиров, Шәүкәт Рахманкулов, Мансур Сәгъдиев, Рамил Зәбиров, Мәдинә Рәхимкулова кебек шәхесләр шушы туфракта изге эшләр эшләгән, милләт өчен акчаларын, вакытын кызганмады. Оренбург - ул 42 мең татарны туплаган шәһәр. Алар читтән килгән түгел, ә шушы төбәктә туган кешеләр», - диде Оренбургның "Туган тел" оешмасы рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Нур Хөсәенов.

Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов Җәлилчеләрнең батырлыгын, «Идел-Урал» легионерларының партизаннар ягына күчүен искә алды.

«Милләтне бөек шәхесләр күтәрә. Татарда андый шәхесләр күп. Аларның бөтен дөньяга танылган иң күренеклеләре - Габдулла Тукай белән Муса Җәлил. Муса Җәлилнең каһарманлыгы «Моабит дәфтәре» җыентыгы белән генә чикләнми. Җәлилчеләрнең башлары Гитлер Германиясенә зур зыян салганы өчен киселә», - диде Альберт Борһанов.

Фото: © Рифат Каюмов

Өч этаптан торган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының икенче өлеше 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Оренбург өлкәсендә дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100