news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар төбәкчеләре Баймак шәһәрендә «Галиябану» авторы Мирхәйдәр Фәйзине искә алды

Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов фикеренчә, шәхесләрне таныту, төбәк таихын өйрәнүне популярлаштыру халыкның туган якка мәхәббәтен арттыру өчен кирәк.

Татар төбәкчеләре Баймак шәһәрендә «Галиябану» авторы Мирхәйдәр Фәйзине искә алды
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Россиянең төрле төбәкләреннән IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумына килгән татар төбәкчеләре Башкортстанның Баймак шәһәрендә драматург, татар музыкаль драматургиясенә нигез салган, «Галиябану» әсәре авторы Мирхәйдәр Фәйзине искә алды.

Өч этаптан торган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының беренче өлеше 26-27 сентябрьдә Магнитогорскида узды, ә икенче өлеше 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Оренбург өлкәсендә дәвам итәчәк. Туган як тарихын өйрәнүчеләр Магнитогорскидан Оренбургка барышлый Мирхәйдәр Фәйзи җирләнгән Баймак шәһәрендә тукталды.

«Мирхәйдәр Фәйзи нәселенең төп чыгышы Чистай өязенә барып тоташа. Аның нәселеннән укымышлы, талантлы кешеләр күп чыккан. Киң катлам халыкка билгеле булганнары - композитор Җәүдәт Фәйзи һәм Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, режиссеры Рәфгать Фәйзуллин. Шулай ук туганнары арасында 8 мулла булганы билгеле», - диде язучы, тарихчы Марсель Гарипов.

Тарихчы Яңа Чишмә районы Шахмай авылында Фәйзиләрнең музее барлыгын әйтте һәм төбәкчеләрне шунда чакырды. «Заманында Мирхәйдәрнең «Галиябану»ын уйнамаган татар театры калмагандыр. Аның әсәрләре бик халыкчан, шуңа күрә кеше ярата», - диде Марсель Гарипов.

Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов шәхесләрне таныту, төбәк таихын өйрәнүне популярлаштыру халыкның туган якка мәхәббәтен арттыру өчен кирәк булуын әйтте.

«Патриотизм - ул хәрби төшенчә генә түгел. Кеше башта әти-әнисен, туган йортын, авылын, шәһәрен, төбәген, аның шәхесләрен ярата. Шуннан соң гына туган илгә мәхәббәт уяна һәм, кирәк булса, туган җир өчен гомерне бирергә була, ләкин һәр кеше үз ватанына исән-сау гына хезмәт итсен, озын гомерле булсын», - диде Альберт Борһанов.

  • Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзи 1891 елның 19 октябрендә Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел авылында дөньяга килә. 1902–1904 елларда Орск шәһәре мәдрәсәсендә, 1904–1907 елларда Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала.
  • Әдипнең 1912-1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китабы басыла. 1912 елда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. 1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» пьесалары яза. Аларның икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач дан казана.
  • Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата. Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. 37 яше дә тулмыйча бакыйлыкка күчкән
  • Мирхәйдәр Фәйзи 16 оригиналь сәхнә әсәре, 200дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
  • Казанның Салмачи бистәсендә Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөрткән урам бар. Баймак шәһәрендә дә бер урамга аның исеме бирелгән, бюсты куелган. Оренбург дәүләт татар драма театры Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100