news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде

Икенче урында – "Саба дулкыннары", өченчедә "Нократ дулкыннары" командалары.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Сибгат Хәким урамында урнашкан, "Казансу"  пляж спорт төрләре үзәгендә Татарстанның татар телендә сөйләүче радиолары арасында дүртенче волейбол турниры узды. Анда 7 радио командасы катнашты.
 
 
Быелгы спорт бәйрәме Татарстан радиосының 90 еллыгына багышланды. Сүз уңаеннан, узган ел алар абсолют җиңүче булып танылып, күчмә кубокка ия булган иде.
 
Финалга дүрт радиостанция үтте: "Татарстан", "Нократ дулкыннары", "Саба дулкыннары" һәм "Тәртип".
 
 
Быел беренчелек кабат  Татарстан радиосы командасында. Икенче урында – "Саба дулкыннары",  өченчедә "Нократ дулкыннары".
 
"Ике ел рәттән җиңәсе килмәсә дә, юбилей елында күңелле хәл. Быел мин алып барган "Пар канатлар" тапшыруына да 30 ел. Үземнең радиода эшли башлавыма да ярты гасыр була", – диде Татарстан радиосы мөхәррире Рәзин Нуруллин.
 
 
Көндезге сәгать 2дә башланган спорт бәйрәме кичке 8гә кадәр дәвам итте. Дусларча матчларны республиканың танылган спорт журналистлары Илназ Фазуллин, Илнар Хөснуллин, Фәрит Салихов һәм турнирны оештыручы Илнур Фәйзрахманов хөкемдарлык итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot