Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар теленнән XIII халыкара олимпиадага йомгак ясалды: Рәхмәт сезгә, милләт балалары!
Бүген Казанда Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада, шулай ук Габдулла Тукай иҗатына багышланган Бөтенроссия рәсем бәйгесе лауреатлары һәм җиңүчеләре игълан ителде. Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан булса, рәсем бәйгесенә 3 меңнән артык укучы иҗат эшләрен юллаган булган.
Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.
«Сез безгә терәк һәм таяныч»
ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова рәсем бәйгесендә җиңү яулаган балаларны котларга чыкты. Ул республика Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләде.
«Рәсемнәрдән күренә: балалар күңелләрен салып, матур иҗат эшләре булдырганнар. Авыл темасы зур урынны алып тора. Һәркемгә туган җире, балачагы үткән авылы кадерле. Рәсемнәрдә шушы матурлыкларны күрдек. Һәркем үз телен яратып, туган теленә тугрылыклы булып яшәсен. Үз телебездә сөйләшеп, үз телебез өчен матур гамәлләр кылып яшәргә язсын», – дигән теләктә калды Нурия Һашимова.
Рәсем конкурсында беренче урынга 20 мең сум, икенче урынга 15шәр мең сум, өченче урынга 10шар мең сум, лауреатларга 5шәр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров котлады. «Тугрылыклы булуыгыз, кыйблабызга туры калганыгыз өчен рәхмәт сезгә, милләт балалары!» – дип мөрәҗәгать итте.
Ул укучыларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтен белдерде. «Россиянең 30 төбәгеннән, чит илләрдән татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре бирегә җыелган. Бүген көн кадагында торган милләт баласын тәрбияләү мәсьәләсендә сез – әйдәп баручылар. Ул бурыч гаилә белән беррәттән сезнең җилкәдә. Сез безгә терәк һәм таяныч. Укучыларны җиңү мәйданнарына җиткергән өчен сезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде Данис Шакиров.
«Безнең балалар галимнәр телендә проектлар яклый белә»
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Тукай һәм Җәлил әсәрләренә багышланган проектларга жюри әгъзалары югары бәя биргәнен билгеләп үтте.
«Жюрида Фәннәр академиясеннән, Казан федераль университетыннан, Чаллы педагогика университетыннан, Мәгарифне үстерү институтыннан иң алдынгы галимнәр, профессорлар, белгечләр булды. Аларның бәясен кабат-кабат әйтми мөмкин түгел. «Безнең балалар галимнәр телендә проектлар яклый белә, ул проектның фәнни эчтәлеге галимнәр дәрәҗәсенә тиң», - диләр алар. Галимнәр кебек саф татарча сөйләшүче, фәнни эзләнүче балаларыбызга ихлас рәхмәтләребез», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада җиңүчеләре
Йомгаклау этабы төп өч турдан гыйбарәт:
язма тур (татар теле, татар әдәбиятыннан язма биремнәр үтәү); телдән (татар теленнән, татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр үтәү); Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.
Олимпиадада 77 кеше призер, 20 кеше җиңүче булган. Тагын өч укучы – Гран-при ияләре.
Җиңүчеләр:
- Зифа Бариева (Балтач районы)
- Айнур Гафаров (Башкортстан Республикасы)
- Дилә Хәбибуллина (Балтач районы)
- Розалина Җәләлова (Башкортстан Республикасы)
- Әдилә Фәрхуллина (Мамадыш районы)
- Илина Кашапова (Оренбург өлкәсе)
- Эльвина Кәрамуллина ( Азнакай районы)
- Арифҗамал Хуҗин ( Мәскәү шәһәре)
- Егор Байгельдин (Кукмара районы)
- Виталина Антонова (Чистай районы)
- Эмилия Гатина (Башкортстан Республикасы)
- Алинә Белова (Чаллы шәһәре)
- Рафаэль Усманов (Азәрбайҗан)
- Әминә Калмыкова (Мамадыш шәһәре
- )Мусо Мәхмудов (Саба районы)
- Алия Мәрдегалләмова (Арча районы)
- Камилә Йосыпова (Казан шәһәре)
- Чулпан Ганиева (Мамадыш районы)
- Зөһрә Галиуллина (Казан федераль университеты)
- Камилә Гыйлаҗиева (Казан федераль университеты)
Гран-при ияләре:
- Казан шәһәрендәге «Адымнар» күп телле мәктәбеннән Мөслимә Адиева
- Пермь крае Барда районы Габдулла Тукай исемендәге гимназиядән Нәргиз Монасыйпов
- Төркиянең Истанбул шәһәреннән Нурбикә Нәҗипова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Без – Тукайлы халык»
«Ихлас күңелдән телебез, милләтебез сагында торучыларны сәламлим. Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, чөнки сезнең белән без көчле, сезнең белән без бергә. Инде бергә икән, һәрчак җиңеп яшибез, дигән сүз.
Без – Тукайлы халык: телебез – Тукай теле, елыбыз – Тукай елы, сүзебез – Тукай сүзе. Рухи кыйблабызга тугрылыклы булып, ил-көнебезгә, милләтебезгә игелекле хезмәт итеп яшәүче һәрбарчагыз – энҗе бөртеге кебек кешеләр сез. Һәрберегез бик кадерле безгә», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов олимпиадада катнашучыларга.
Ул туган телен яраткан кеше, һичшиксез, башка халыкларның телләренә дә хөрмәт күрсәтәчәген билгеләп узды. «Без туган телебезне олылап, башка милләтләргә дә кадерле мөнәсәбәт булдырабыз», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
«Олимпиада безне бергә булырга өнди, безне илһамландыра»
Гран-при иясе Нурбикә Нәҗипова җавап сүзе белән чыгыш ясады.
«Төркиянең Истанбул шәһәреннән кайнар сәламнәр белән килдем. Босфор буенда уйнап үссәм дә, күңелем белән Кырлай урамнарында уйнап йөрдем. Әлеге татар олимпиадасында безнең гаилә даими катнаша. Абыем узган елларда катнашты, быел миңа насыйп булды. Татар теленнән мондый олимпиада уздырылуы бик мөһим. Ул безне бергә булырга өнди, безне илһамландыра. Барыгызга да бик зур рәхмәт!» – диде Нурбикә Нәҗипова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Нурбикә татар теленнән әнисе белән шөгыльләнә. Әти-әнисе Татарстаннан 30 ел элек күченеп киткән булган. Гаиләдә туган дүрт бала белән өйләрендә гел татарча аралашканнар. «Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Баланың туган телен саклап калу өчен бик күп көч куела, чөнки урамда төрекчә сөйләшәләр. Йоклатканда балаларга татарча укыйбыз, юлда татарча тыңлыйбыз, «Шаян ТВ» бик булыша. Тукай паркы ачылды. Татар кичәләре уздырабыз. Телебезне онытмыйбыз», – ди Нурбикәнең әнисе Зилә Нәҗипова.
«Туган телдә белем һәм тәрбиягез өчен сезнең алда баш иям. Киләчәктә ышанычыгызны акларга вәгъдә бирәм»
Гран-при иясе – Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов Тукайның «Пар ат» җырын җырлап күрсәтте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Казан – татарларның мәркәзе, яшьләрне берләштерә, үзенә тарта. Мин Казаныбызга мең рәхмәтле. Иҗади кеше буларак милли сәнгатьне, нәфис сүзне бик яратам. Татар теленнән олимпиада миңа этәргеч булыр дип ышанып калам. Әти-әниемә, укытучыларыма, мәктәбемә, дусларыма, Татарстанның Мәгариф министрлыгына олы рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде Нәргиз чыгышында.
Өченче Гран-при иясе Мөслимә Адиева да күңелдәге хисләре белән уртаклашты. «Ерак әби-бабамнардан мирас булып миңа күчкән туган телем, әткәм-әнкәм теле, халкым теле. Бүген яулаган җиңүем, ирешкән уңышларым барысы да сине яратканга. Кадерле әти-әнием, хөрмәтле укытучыларым, газиз милләтем, Ватаным. Туган телдә белем һәм тәрбиягез өчен сезнең алда баш иям. Киләчәктә ышанычыгызны акларга вәгъдә бирәм. Халыкара олимпиаданы оештырган республика җитәкчелегенә, Мәгариф министрлыгына зур рәхмәт», – дип Мөслимә Габдулла Тукайның шигырен укыды.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Татар булу минем өчен зур горурлык!»
Азәрбайҗаннан Рафаэль Усманов – икенче тапкыр җиңүче.
«Бераз авыр булды минем өчен, әмма файдалы булды. Авыррак биремнәрдән телдән сөйләм кыенрак булгандыр. Проектта ике бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайга багышлап әзерләнгән презентацияне тәкъдим иттем. Аларның иҗатларында мәхәббәт темасын күрсәтергә тырыштым. Татар булу минем өчен зур горурлык!» – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Эмилия Гатина Башкортстанның Бакалы районы Куштирәк авылыннан килгән. 9 нчы сыйныфта укый. «Беренче тапкыр катнашам. Тору да, ашатулары да ошады, бик матур чара оештырганнар. Биремнәр шактый авыр, шигырьгә анализлар да бар иде, ләкин эшләп була торган биремнәр. Жюри алдында үземне тыныч тотарга тырыштым, жюри әгъзаларына проектым ошады кебек инде. Габдулла Тукайның җырларын әзерләгән идем, җырлап та күрсәттем», – диде Эмилия «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Саба районы Килдебәк авылыннан Мусо Мәхмудов олимпиаданың өченче турында «Этноблогерлык аша заманча диалог» темасына чыгыш ясаган. «Жюри алдында чыгыш ясау дулкынландыргыч инде, үземне кулга алып сөйләдем. Тукай иҗаты күңелемә якын. Мәктәптә дә Тукайның бик күп китапларын укыйбыз. Үзебезнең мәктәп сайтында Тукай турында мәгълүматлар да куябыз», – диде Мусо.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта 10 сыйныфта укучы Резеда Шакирова олимпиадада катнашкан, тик әлегә җиңү бәхете елмаймаган. Шулай да, Резеда күңелен төшермәвен әйтте.
«Һәр укучы билгеле бер темага проект әзерләп килә. Габдулла Тукайга багышланган монополия уенын ясадым, шул проектны жюри әгъзаларына тәкъдим иттем. Көндәшләр көчле. Укытучыбыз әйтмешли, монда Татарстанның бар «каймагы» җыелган. Һәр бала үз көче җиткәнчә тырыша инде. Шулай да һәрвакыт тагын да югарырак үрләргә омтылырга кирәк», – диде Резеда «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.
Гран-при ияләре 80шәр мең сум алды. Номинацияләр буенча 20 җиңүче 65 мең сумга лаек. Номинацияләр буенча 77 призер 50шәр мең сум тапшырылды.
Гран-при ияләрен әзерләгән укытучыларга 50шәр мең сум, җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга 40 һәм 30шар мең сум акчалата бүләк каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз