news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән төрек кызы: Хыялым – татарларны күрү иде

Гамзә Нур Налбант – быелгы халыкара татар теле олимпиадасына чит илдән килгән бердәнбер кеше.

Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән төрек кызы: Хыялым – татарларны күрү иде
Салават Камалетдинов

Төркиянең Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбант Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада Гран-прига ия булды. Ул татарларны һәм Казанны күрергә хыялланганын әйтте.

«Казанга килеп, татарларны күрү – иң зур хыялым иде. 2018 – 2019 елларда мин татар телен өйрәнәм дигән карарга килдем, максат куйдым. Ул вакытта кайбер сүзләрне, җөмләләрне аңлый алсам да, сөйләшә алмадым.  Шуның  өчен күбрәк татарча сөйләшергә кирәк булды. Миңа татар дусларым ярдәм итте – алар белән һәркөн аралашып, сөйләшеп, телне камилләштердем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гамзә киләчәктә татар телен туган ягында өйрәтергә хыяллануын әйтте. «Татар телен Төркиядә төрекләргә өйрәтәсем килә. Хәзерге вакытта мин татарларга төрек телен өйрәтергә тырышам. Насыйп булса, ике халыкка да файдам булыр», - дигән теләген әйтте ул.

«Мин мәктәптә укыганда татар җырларын тыңлап, татар теленә гашыйк булдым. Телегез бик матур. Җырларны тыңлаганда «бу да төрки тел бит, нигә аңламыйм икән», - дип күземә яшьләр килә иде. Мәхәббәтем шуннан башланды. Шуннан соң мин үземә төрки телләрне өйрәнергә сүз бирдем. Казах, үзбәк, уйгыр телләрендә дә иркен аралаша, сөйләшә алам», - диде ул.

Гамзә татар мохитенә ияләшер өчен татарча җырлар, подкастлар тыңлавын, татар киноларын каравын сөйләде. «Гореф-гадәтләрегез ошады. Милли киемнәрегез, ризыкларыгыз җәлеп итте. Өчпочмак, бәлеш, чәкчәк кебек татар ашларын ошаттым. Токмач ашын да ашап карадым», - диде ул.

"Татар теле - бик матур тел. Шигырь кебек. Аны саклап, буыннан-буынга тапшыру - барыбызның да вазифасы. Шуны онытмыйк: тел яшәгәндә халык яши. Татар халкы мәңге яшәсен", - диде ул чыгышында.

  • Гран-При иясе белән интервьюны «Интертат» сайтында укый аласыз: «Алты тел белгән төрек кызы Гамзә Нур Налбант: «Барлык төрки телләрне өйрәнәсем килә»
  • Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданы 2012 елдан башлап ел саен үткәрә. Олимпиадада республикада, Россия һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша.
  • Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан 280, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм 5 чит илдән 15 катнашучы көч сынашты.
  • Быел Гамзә Нур Налбант – Халыкара олимпиадага чит илдән килгән бердәнбер катнашучы. Калган чит ил катнашучылары (Австралия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия) олимпиадада онлайн катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100