news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучылар КФУга укырга керә ала

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучылар КФУга укырга керә ала
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырып, Казан федераль университетының «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика», «Педагогик белем бирү: Татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле» юнәлешләренә укырга керергә була. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта тулырак аңлатып үтте.

«Татар теленнән бердәм республика имтиханын 90 һәм югары баллга тапшырган укучылар институтта татар теленнән эчке имтихан көнне килә һәм имтихан алучы комиссия, укучылар үзләре риза булсалар, шунда протокол төзеп, аларның бердәм республика имтиханында алган балларын кабул итү комиссиясенә куярга дип рәсмиләштерә. Риза булсалар, аларны эчке имтиханга кертеп тормыйлар. Шул протоколны кабул итү комиссиясенә биргәч, бердәм республика имтиханы балларын эчке имтихан баллары дип исәплиләр», – дип аңлатты ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Аның әйтүенчә, татар теленнән Бердәм республика имтиханын 90 баллдан кимрәк баллга бирүчеләр дә бар. «Бәлки, алар безнең институтта татар теленнән эчке имтиханны тапшырып карарга теләр? Бәлки, алар эчке имтиханда 70, 80, 90 балл ала алыр? Шуңа күрә сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр дә Бердәм республика имтиханында алган балларын исәпкә алуларын телиләр икән, протокол төзеп, исәпкә алабыз. Теләмиләр икән, без алардан эчке имтихан кабул итәбез», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәсендә югары мәктәп деканы.

«Бердәм республика имтиханын 90, 100 баллга тапшыручылар, дөрестән дә, безнең югары уку йортына килүче студентлар. Без алар белән элемтәдә. Алар шушы балларны эчке имтихан баллы итеп исәпкә алырга риза. Аларга протокол гына төзибез. Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан Гран-при алучылар безнең уку йортына килергә теләсәләр, шулай ук, протокол төзеп, 100 балл белән исәпкә алабыз, – диде Рамил Мирзаһитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100