news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар теленнән БДИ тапшырган Ихтыяр Кыямов: Аудиториядә мин үзем генә идем

Татар теленнән БДИ тапшырган Ихтыяр Кыямов: Аудиториядә мин үзем генә идем
Рамил Гали

Татар теленнән Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда аудиториядә үзе генә булганын әйтте. 

«Аудиториядә мин үзем генә идем. Биремнәр бик җиңел иде. Олимпиада авыррак булды. Әле нәтиҗәләр билгеле түгел», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 9 кеше имтихан тапшырган. «Татар теленнән имтиханны Татарстанда 9 кеше тапшырды. Имтиханны тапшыручыларны Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында җыйганнар иде», – диде ул.

Ихтыяр Кыямов 17 июньдә татар әдәбиятыннан да имтихан тапшырачагын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot