Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар теленнән VII Республика вузара студентлар һәм магистрантлар олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле
Җиңүчеләр исемлегенә 17 егет һәм кыз кертелгән, алардан тыш, номинант чит ил яшьләре бар
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен 19-20 ноябрьдә татар теле буенча VII Республика вузара олимпиада уздырылды. Татарстанның барлыгы 10 югары уку йортыннан 130 студент һәм магистрант үзара ярышканнан соң, аның нәтиҗәләре исәпләп чыгарылган.
Телдән һәм язмача - ике турдан торган олимпиада биремнәрен уңышлы үтәп, җиңүчеләр исемлегенә 17 егет һәм кыз кертелгән, алардан тыш, номинант 2 чит ил егете бар.
Аерым алганда, ике турның гомуми баллар суммасы буенча КФУ студентлары алга чыккан: Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының рус һәм чит ил филологиясе бүлегеннән Ксенния Сидорова җиңүче (89 балл), аннан соң килгән шушы ук бүлектән Алёна Герасимова (86 балл), Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Елена Мальцева (85 балл), Психология һәм мәгариф институтыннан Алла Афанасьева (85 балл) белем буенча бер-берсенең үкчәсенә басып диярлек барган.
Е.Мальцева белән А.Афанасьева кебек бер үк күләмдә балл туплаучылардан Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының рус һәм чит ил филологиясе бүлеге студенты Диана Яковлева (81 балл), Казан дәүләт ветеринария академиясенең ветеринария медицинасы факультеты студенты Лия Мардиян (81 балл), шулай ук Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институтыннан Денис Шебалов (80 балл), Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетыннан Татьяна Кузьмина (80 балл) һ.б. укучы яшьләрне билгеләп үтәргә була. Бу хакта КФУның http://kpfu.ru/ сайтыннан алынган тулырак белешмә биредә бар.
Олимпиадада катнашып, КФУның 2 вәкиле махсус номинациядә билгеләнгән: Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты магистранты Робин Эастон (87 балл) – “Чит ил магистрантлары арасында татар телен өйрәнүдә кызыксыну өчен”, Шәрык белеме һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Фатманур Шанверджи (27 балл) - “Чит ил студентлары арасында татар телен өйрәнүдә кызыксыну өчен”.
Әлеге республикакүләм олимпиадада уңышка ирешкәннәр дипломнар, сертификатлар белән 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз