news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде

“Туган тел - буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык. Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Рафис Борһанов яшьләргә.

Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды.

Алып баручылар халыкара олимпиаданың 2012 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасында башланганын билгеләп үттеләр. Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучыны бергә очраштырган.

Гран-прины япон егете Чихиро Тагучи, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов яулады. 60 кеше олимпиаданың призерлары исемлегендә. 20 кеше җиңүчеләр итеп билгеләнгән.

Болар түбәндәгеләр: Илүзә Галипова (Балтач), Эльвина Галләмова (Актаныш), Эльмира Сабирова (Әлмәт), Азалия Солтанова (Апас), Гүзәлия Куакалова (Чувашстан), Ризәлә Гыйләҗева (Яшел Үзән), Нияз Госманов (Казан, IT лицей), Алсинә Хаева (Арча), Гөлнара Галиәкбәрова (Саба), Арина Тайрова (Пермь), Ләйлә Хәкимова (Башкортстан), Исмегөл Саламова (Бөгелмә), Кулшэн Гулиева (Мөслим), Артур Данилов (Мамадыш), Олеся Рыжикова (Алексеевск), Роза Айзатуллова (Чувашстан), Әминә Асанова (Кырым), Гүзәлия Галиева (Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты), Алсу Мансурова (КФУ), Каадер Касыйм (Финляндия).

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Туган тел форумы Казанда 500гә якын татар яшьләрен очраштырганын билгеләп узды. “Республикабыз җитәкчелеге үткәргән сәясәт, кабул ителгән дәүләт программалары милләтара мөнәсәбәтләрнең тотрыклыгын саклауга юнәлдерелгән”, - диде.

“Ана теле – кешенең тормыш чыганагы. Туган тел – буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык. Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте министр яшьләргә. Чыгышыннан соң, ул төрле төбәкләрдән атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бүләкләде.

Тантаналы чарада, шулай ук, "Ана теле" онлайн мәктәбенең рус телле укучылары арасында иң актив кулланучылары билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та котлады. Ул чыгышында бик күп шәхесләрнең татар теле аша танылуларын билгеләп үтте.

Олимпиадада, “Илһам” бәйгесендә җиңүчеләр өчен җырчылар Айсылу Габдинова, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, “Казан егетләре”ннән музыкаль бүләкләр яңгырады. “Нинди генә сүзләр чыгарсалар да, Аллаһка шөкер, татарча сөйләшәбез, яшьләребез дә урамда татарча сөйләшергә оялмый. Без татар дип горурланып яшик!” – диде Фирдүс Тямаев. Аның чыгышын яшьләр аеруча җанланып, җылы кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100