news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән

Чихирт Тагучи татар телен өч ел өйрәнә.

Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңгән Мидзуки Накамура тәкъдиме буенча, быел олимпиадага Япониянең Канагава шәһәреннән Чихиро Тагучи килгән. Ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән аралашты. 

Чихирога 21 яшь. "Токиода университетта белем алам. Беренче тапкыр халыкара олимпиадада катнашырга уйладым. Мин Япониядә татарча өйрәнәм. Мидзуки - узган елның җиңүчесе - миңа бу олимпиадада катнашуны тәкъдим итте. Телне 3 ел элек үз теләгем белән өйрәнә башладым. Милләтем буенча мин япон, ләкин мин төрле телләр өйрәнергә яратам, инглизчә, бераз русча, французча беләм", - ди ул.

Чихиро, шулай ук, элекке елларда халыкара олимпиада җиңүчесе Юто Хисияма белән дә яхшы таныш. "Юто да миңа татар телен өйрәтте, аның белән берничә дәрес узды. Ул татар телен миңа караганда күпкә әйбәтрәк белә. Ә, гомумән, телне даими рәвештә мин Япониядә яшәүче татар теле укытучысы белән өйрәнәм. Киләчәктә белемемне тагын да яхшыртырга телим", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Татар теленнән VI халыкара Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100