news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән БРИ га кеше күбрәк килер дип көткән идек – министрлык вәкиле

“Милләтебез өчен янып-көеп йөри торган оешмалар бар, андый оешмалардан катнашмаулары миндә бераз борчу тудырды”, - ди Лилия Әхмәтҗанова.

Татар теленнән БРИ га кеше күбрәк килер дип көткән идек – министрлык вәкиле
Александр Эшкинин

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теленнән Бердәм республика имтиханына кеше күбрәк килер, дип көткән булганнар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова шулай дип белдерде. Искәртеп үтик, бүген Казанның Идел буе районында 127 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар татар теленнән имтихан язды. Сынау тотучылар арасында Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та бар иде.

“Бүген 30 дан артык кеше теләк белдерде. Без күбрәк кеше килер, дип уйлаган идек. Кызганыч, бүген килер дип көткән кешеләр күренми. Имтиханны бөтен республика буенча язалар, әмма күпләп килүчеләр беркайда күзәтелми. Нигездә, 15-30 кеше. Милләтебез өчен янып-көеп йөрүче оешмалар бар, андый оешмалардан булмаулары миндә бераз борчу тудырды”, - дип белдерде Лилия Әхмәтҗанова.

Аның әйтүенчә, имтихан турында министрык сайтында да, Интернетта, аерым алганда, “Татар-информ” агентлыгы сайтында да игълан булган, хатлар да җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100