news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын 385 укучы бирәчәк

Бердәм республика имтиханы татар теленнән язма тестлар формасында үткәрелә

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Агымдагы елның 16 нчы маенда татар теленнән Бердәм республика имтиханын 385 чыгарылыш сыйныф укучысы бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханын оештыру бүлеге белгече Гүзәл Садыйкова хәбәр итте.
Бердәм республика имтиханы татар теленнән язма тестлар формасында үткәрелә. Имтихан өчен тестларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерли.
Рус мәктәпләренең татар төркеме укучылары өчен мәҗбүри имтихан ике төрле формада (традицион һәм бердәм республика имтиханы формасында) үткәрелә.
Традицион форманы сайлаганда, укучыларга сочинение, изложение, диктант тәкъдим ителә. Имтихан төрен укучы үзе сайлый. Текстларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзе әзерли. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, татар теленнән, татар әдәбиятыннан мәҗбүри имтиханнан тыш, сайлап алу имтиханы да бирергә мөмкин. Ул татар теленнән Бердәм республика имтиханы формасында, әдәбияттан (телдән) билетлар буенча, реферат яклау, әңгәмә формасында да үткәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100