Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар теленең халыкара тел икәнен онытмаска кирәк – Халыклар дуслыгы йорты директоры
Әгәр дә син бер телне белмисең икән, аны өйрәнсәң, синең өчен тагын бер дөнья ачылыр иде, ди Ирек Шәрипов.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). "Рус теле турында милләтара аралашу теле дип әйткәндә, татар теленең дә бу функциясен онытмаска иде", – диде ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
Мисал буларак, Халыклар дуслыгы йорты директоры үзе белән булган вакыйганы китерде.
"Бишкәккә самолет белән очканда, бу рейсны Кыргызстан авикомпаниясе тормышка ашыра. Анда “Җидегән” дигән кыргыз телендә журнал таратыла. Мин ул журналны бернинди әзерлексез үземнең татар телемдә укыйм, бу чынлыкта да шулай. Үзбәк рәисе белән без шулай ук, ул үзбәк телендә, мин татар телендәге урталыктагы бер телдә сөйләшәбез. Безгә бу уңайлы, аңлашыла торган тел. Татар телен һич кимсетерә ярамый. Татар теле нәрсәгә кирәк, дигән ялганны да туктатырга кирәк. Ул бик кирәкле тел. Әйтик, төс аермаучы кешеләр бар. Мәсәлән, зәңгәр төсне. Ә бит зәңгәр – бик матур төс, әмма, кызганычка каршы, син аны күрмисең. Әмма дәваланып буладыр... Әгәр дә син бер телне белмисең икән, аны өйрәнсәң, синең өчен тагын бер дөнья ачылыр, дөньяң матуррак булыр иде, бу әйберләрне шулай ук аңлатырга кирәк", – диде Ирек Шәрипов әңгәмә барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз