news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге әдәби конкурска килгән әсәрләрне бәяләүнең төп критерийлары аталды

Татар телендәге әдәби конкурска килгән әсәрләрне бәяләүнең төп критерийлары аталды

Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенә килгән әдәби әсәрне бәяләгәндә беренче чиратта аның укылышлылыгына игътибар ителә дип саный әдәбият галиме, профессор Дания Заһидуллина.

«Жюри әгъзалары әсәрне укыганда, берничә критерийга игътибар итте. Беренчедән, аның укылышлылыгы мөһим, ул укылмый икән, нинди генә темага һәм проблемага багышланса да, укучыга кызык түгел», – диде ул Татар телендәге ябык әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Сүз Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге игълан иткән бәйге турында бара.

«Икенче критерий – аның заманчалыгы. Өченчесе – әсәрнең дөнья әдәбиятында барган процесслар белән аваздашлыгы», – дип дәвам итте Дания Заһидуллина.

«Шушы өч шарт төп критерий булды. Әлбәттә, бәхәсләр булды, кайбер әсәрләр матур тел белән язылмаган дигән тәнкыйть яңгырады. Без беренче бәйгедә вакыт кыскалыгын күз уңында тоттык, шуңа бу критерийны алга чыгармадык», – диде ул.

Әмма бу юлы конкурс озаграк вакытка игълан ителгәч, әлеге критерий да әһәмиятле булачагын белдерде галим.

Дания Заһидуллина мондый зур масштаблы әдәби конкурс үткәрелү татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрү көченә ия булуын ассызыклады.

  • Әдәби әсәрләр бәйгесе 2022 елның 1 октябреннән игълан ителде.
  • Быел конкурска 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә.
  • Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
  • Җиңүчеләргә бүләк фонды былтыргыча - 3 млн 895 мең сум.
  • Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми. Ләкин бер номинациядә бары тик бер псевдоним белән генә катнашу мәҗбүри.
  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар телендә язылган әдәби әсәрләргә конкурсны икенче мәртәбә игълан итә.
  • Беренче конкурс 2020 елның ноябрендә башланып 2021 ел дәвамында барды. Җиңүчеләр 2022 елның 21 февральдә бүләкләнгән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100