news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан ителде

Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан ителде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 2022 елның 1 октябреннән Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итә.

Бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр псевдоним белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелә, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләр «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) кәгазь һәм электрон вариантта (флешкада) җибәрелә.

Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләргә бүләк фонды салымнарсыз 3 млн. 895 мең сум.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100