news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына килгән романнар исемлеге әзер

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына килгән романнар исемлеге әзер
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының "Роман" номинациясенә килгән әсәрләр исемлеге әзер.

РОМАН» НОМИНАЦИЯСЕНӘ КИЛГӘН ӘСӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ:
1. Фәймә Сабит, «Болгар кызы Айсолтан».
2. 8849, «Хөсетлек».
3. Әпекәй, «Тормыш җиле».
4. Бер йотым су. «Роман-Эссе».
5. Мөхәммәт Сафа, «Яшенле төн».
6. Әлләче, «Татар – малай».
7. Ривагай, «Сабантуй» (Шигъри роман).
8. Ак бүре, «Үз илемдә – үз көем».
9. Евгений Сахипов, «Универсиада йолдызым».
10. Аккол Бикләрбәк, «Серле тәңкә».
11. Чишмә, «Хәтер».
12. Туган якны өйрәнүче, «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?»
13. Кыдыл Нәмәкәев, «Дары бистәсендә».
14. Гөлҗимеш, «Үзәккә үткән балачак хатирәләре».
15. Зимагор, «Каторжан».
16. Миләш, «Яшәү көче».
17. Оперативник, «Алтынчы бүлек».
18. Алчынбикә Нуриева, «Татар лачыны».
19. Рәҗәп Акморза, «Күмелгән китап».
20. Дога, «Бисмилласызлар».
21. Мосафир, «Сырхау».
22. Бабай аланы. «Сагыш каласы».
23. Гөлбадран. «Көбәй тауны күтәргән».

​«Роман» номинациясе буенча җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк.

​Әлеге конкурс 10 номинациядә уздырыла. 9 номинациядә («Роман» номинациясеннән тыш) җиңүчеләр шушы көннәрдә билгеләнәчәк. Оештыручылар хәбәр итүенчә, жюри әгъзалары көн саен командировкада - төрле очрашуларда булу сәбәпле нәтиҗәләр чыгару берничә көнгә кичектерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100