news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендә җырлаучы рус кызы Анастасия Макарованың беренче хәйрия концерты узды

Татар телендә җырлаучы рус кызы Анастасия Макарованың беренче хәйрия концерты узды
Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ»

11 октябрь көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татарча җырлый торган рус җырчысы Анастасия Макарованың «Һаман да яратам» дип исемләнгән тәүге хәйрия концерты үтте.

  • Анастасия Макарова 1997 елда Югары Ослан районы Рус Макылы авылында зур гаиләдә туып-үскән, аның нәселендә татар тамырлары юк, әмма ул татар телен, мәдәниятен өйрәнә. Ул беренче альбомын 2022 елда тәкъдим итте.

Концерт «Мәрхәмәтле Казан» хәйрия фонды белән берлектә, «Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры» (җитәкчесе Миләүшә Таминдарова) һәм «Камал театры оркестры» ярдәмендә оештырылган. Концертка сәламәтлеге чикле булган балалар, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче волонтерлар чакырылган иде.

Концертта рус һәм татарча җырлар чиратлаштырып тәкъдим ителде. Анастасия Макарованың концертта башкарган беренче татарча җыры шагыйрә Гөлүсә Батталова сүзләренә композитор Юрий Федоров иҗат иткән «Һаман да яратам» җыры иде. Ул, татар телендә рәхмәт сүзләре әйтеп, әнисенә «Әнием» җырын бүләк итте.

Тамашачылардан иң беренчеләрдән булып сәхнәгә Настяның мәктәптә татар теле укытучысы Дания Хәсәнова чыкты. Ул Анастасиянең кечкенәдән үк татар җырларына гашыйк булуын сөйләде. Ул җырчының үзе укыган мәктәп укытучыларын онытмавына, мәчеттә узган «Мәүлид» бәйрәменә өлешен кертүенә рәхмәт әйтте.

«Тәүге тапкыр сәхнәгә Настя башлангыч сыйныфларда укыганда чыкты, Сара Садыкованың юбилеена багышланган фестивальдә «Уфа каласы ни өчен матур?» җырын башкарды. Ул чарада танылган композитор, якташыбыз Риф Гатауллин да бар иде, шунда ул безнең Настяга бу җырны дуэт итеп башкарырга тәкъдим итте. Без инде шул вакытта ук аның өчен горурлык хисе тойдык», – диде ул.

Аерым игътибарга лаек җыр – «Туган тел» җыры. Бу җыр Анастасия башкаруында аеруча үзенчәлекле булып яңгырады. Ул аны гадәти итеп түгел, ә аңа гына хас булган үзенчәлекле стильдә башкарды, татар авазларын төгәл һәм дөрес яңгырашы белән сокландырды. Концерт Миләүшә Таминдарова, «Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры» һәм «Камал театры» оркестры белән берлектә башкарылган татар халык җырларыннан попурри белән тәмамланды.

«Настя белән бер ел – ел ярым шөгыльләндек. Минемчә, рус милләтеннән булган кыз өчен әлеге әйтелеш, татар теленең аһәңен шулай бирә алуы югары дәрәҗәдә. Бераз гына хаталар булса да, ул бит татар телен гомумән белмәгән кеше, хәтта татар мәктәбендә дә укымаган. Ул чиста рус авылында, рус гаиләсендә үскән һәм шул дәрәҗәдә татар телен белүе бары тик шатландыра һәм горурлык уята», – диде Тинчурин театры артисткасы Резеда Сәлахова.

«Безне концертка «Мәрхәмәтле Казан» хәйрия фонды чакырды. Настяга шундый күңелле концерт өчен бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Бүген махсус операциядә катнашучылар өчен кирәк – яраклар тегә башлаганыбызга бер ел булды, безнең хезмәтне бәяләүләренә, шундый хөрмәт күрсәтүчеләргә бик рәхмәтлебез», – диде концертка чакырылган волонтер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100