news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендә «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән төсле китаплар басылып чыкты

Татарстан китап нәшриятында татар телендә «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән төсле китаплар дөнья күрде, дип хәбәр итә нәшриятның матбугат хезмәте.

Бу серия уңайлы форматта чыкты. Алар ата-аналар яки тәрбиячеләр белән бергә өйрәнү өчен җайлаштырылган. Монда катлаулы темалар балалар өчен аңлаешлы итеп ачып бирелгән.

Бу күләмле әдәби проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Китапларның күпчелеге республикадагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә таратылачак.

«Бу серия өй китапханәсе өчен дә искиткеч бүләк һәм мәктәпкә әзерлек чорында ышанычлы чыганак булып тора», – дип хәбәр итә нәшриятның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot