news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендә сөйләмне тану ягыннан лингвистик тикшеренүләр буенча методика әзерләнә

Аның буенча ТР буенча ЭЭМның экспертиза-криминалистика үзәге белгечләре һәм КДУ галимнәре шөгыльләнә

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экспертиза-криминалистика үзәге барлыгы 48 төр буенча экспертиза үткәрә, дөрес, ихтыяҗ булмаганга, шулардан, әйтик, кан группасын ачыклау буенча экспертиза уздырылмый. Аның каравы, узган елдан башлап, тагын 2 төр экспертиза өстәлгән: психо-физиологик экспертиза һәм, Россиядә беренче тапкыр буларак, төзелеш-техник экспертиза. Аның соңгысында төзелешкә бәйле прокуратура һәм эчке эшләр органнарыннан алынган материаллар буенча кузгатылган җинаять эшләре буенча экспертиза ясала, шулай ук гражданнар да үзәккә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экспертиза-криминалистика үзәге җитәкчесе милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов бүген министрлыкта журналистлар белән оештырылган очрашуда әнә шулай дип игълан итте.

Болардан кала, хәзерге вакытта, шулай ук Россиядә беренче тапкыр, татар телендә лингвистик экспертиза уздыру буенча эш башланган. Ә.Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, эчке эшләр ограннары тикшерүчеләренең һәм прокуратура хезмәткәрләренең бу өлкәдә кызыксынуы зур. Россиядә татар халкы сан ягыннан руслардан соң икенче урында булуын исәпкә алып, лингвистик тикшеренүләргә республикада гына түгел, ил күләмендә дә ихтыяҗ булачак. “Бүген исә татар телендә дикторлар сөйләмен тану, тәңгәлләштерү һәм, гомумән, лигвистик тикшеренүләр буенча методика әзерләүдә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экспертиза-криминалистика үзәге белгечләре белән берлектә, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты галимнәре дә шөгыльләнә һәм методика бу ел ахырына эшләнеп бетәр дип көтелә. Хәзергә кадәр татар телендә генә түгел, рус теленнән кала, Россия халыклары телләрендәге сөйләмне ачыклап булмый иде”, - аңлатты үзәк җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100