news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендә педагогик эшчәнлек алып баручылар арасында бәйге игълан ителде

Гаризалар 13 апрельгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «2014-2022 елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңаеннан татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бүлү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү бара, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенә сылтама белән «Идел» журналы.

Гаризалар 2021 елның 13 апреленә кадәр кабул ителә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20нче йорт, 306 каб. (фәнни-оештыру бүлеге). Белешмәләр өчен телефон — 292-57-82.

news_right_1
news_right_2
news_bot