news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендәге тифлокомментарийлы спектакльләр исемлеге билгеле булды

Казанда барлыгы биш тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелә.

Татар телендәге тифлокомментарийлы спектакльләр исемлеге билгеле булды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе тәкьдим итәчәк тифлокомментарийлы татар спектакльләре исемлеге билгеле булды. Әлеге исемлекне китапханәнең методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова игълан итте.

“Узган ел сукырларга, начар күрүчеләргә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры куйган “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен тифлокомментарий бирү юлы белән күрсәткән идек. Быел Г.Камал исемендәге академия театрында “Килмешәк”, “Исәнмесез!?” спектакльләре айга бер тапкыр күрсәтелә”, - ди тифлокомментарий бирүче Гөлүсә Закирова.

Шулай ук рус тифлокомментарийлы спектакльләрдә күрсәтеләчәк.

“Татарстан ике телле республика, шуңа күрә спектакльләрне рус телендә дә күрсәтәбез. Рус телле тамашачылар: “Нишләп русча спектакльләр юк?” – дип үпкә белдергәннәр иде. Казан Яшь тамашачы театрында “Молодильные яблочки” һәм “Дикий” спектакльләре күрсәтелә”, - ди китапханәнең методик бүлек мөдире.

news_right_1
news_right_2
news_bot