news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге Хөкүмәт сайтларының кулланылышы - статистика

Татар телле Хөкүмәт сайтлары кулланылышы рус теллеләр белән чагыштырганда күпкә калыша.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 29 сентябрьдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татар интернетының кулланылыш мәсьәләләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә ТР ның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге башлыгы Фәрит Зәйниев. “Рәсми Татарстан мәгълүмат системасында 277 оешманың рәсми порталы эшли, шуларның 102 сайты татар телендә алып барыла: яңалыклар, төрле статистик мәгълүмат”, - дигән фактларны китерде. 

ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең ачык хакимият эшчәнлеген координацияләү бүлеге белгече Минназов Илнур әйтүенчә, Татарстан Республикасының Рәсми порталы 2011 елның 27 июнендә эшли башлаган һәм бу ТР хакимият органнары һ.б. оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүматны берләштерүче бердәм платформа булып тора. Соңгы 5 ел дәвамында Татарстан Республикасы рәсми порталында ел саен узган конкурслар арасында “Татар телендә иң яхшы сайт” номинациясе дә бар. Сайтның эшчәнлеген әлеге сайтларның администраторлары алып бара.

Татар телендәге сайтка керүчеләр санына карап, аларның эшчәнлеге турында фикер йөртергә мөмкин. Илнур Минназов китергән саннар буенча, татар телендәге сайтлар версияләренең рус телләрнекеннән 300 тапкырга кадәр калышуы күренә. “Беренче урында Татарстан Республикасы Хөкүмәт порталы тора. Сайтның татар телендәгесен айга уртача 2600 тапкыр карыйлар, ә рус телендәгесен 270 мең тапкыр. Мәгариф һәм фән министрылыгы сайтының каралышы татар телендә аена уртача 1000 тапкыр булса, рус телендәгесен аена уртача 300 мең тапкыр карыйлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты татар телендә 900 тапкыр, ә рус телендә 170 мең тапкыр карала. Сайтларга керүнең саны ким булуның сәбәбе татар сайтларның татар телендә материалның җитәрлек күләмдә булмавы белән бәйле, чөнки контентның аз өлеше генә татар теленә тәрҗемә ителә”, - дип белдерде Илнур Минназов.

Фәрит Зәниев әйтүенә караганда, сайт тотучы хөкүмәт оешмалары составында хезмәткәрләрнең күпмедер өлеше русча, ә күпмедер өлеше татарча сөйләшә. Русча материалны урнаштыру җайлырак һәм аны татар теленә күчерү өчен югары белемле белгеч кирәк. Еш кына финанслар бүлеп, бу эшкә кеше ялларга туры килә. “Һәрбер оешма сайтның татар телендә алып барылу ягын үзенчә хәл итә. Кеше сайтларга нинди дә булса мәгълүмат эзләп керә. Иң мөһиме - мәгълүматны кызыксынучыга кызыклы итеп тәкъдим итәргә кирәк”, - диде ул.

Бөтендөнья яшьләр форумы шурасы вәкиле, Казан шәһәренең 2 санлы лицей-интернаты мөгаллиме, татар теле уктучысы Рашат Якупов Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу мәсьәләгә зур игътибар бирүен искәртеп узды. “Безнең республикада ике дәүләт теле һәм бу конституциядә беркетелгән. Сайтны финанслау һәм аларны алып бару бертигез дәрәҗәдә эшләнергә тиеш. Татар һәм рус телендә алып барылган сайтларга күзәтү ясап, татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә татар телен санга сукмаучы сайтка “Тяжело с татарским” антипремиясен бирә. Быел ул Үзәк сайлау комиссиясе сайты иде. Шуннан соң бу сайтта татар телендә хәбәрләрнең артуы күренә башлады”, - дип белдерде ул.

Бу сайтларда татар телендә мәгълүматны арттыруны бары тик өстәмә административ ресурс ярдәмендә генә хәл итеп булыр, дип саный Рашат Якупов.

“2007-2008 елларда Белем.ру компаниясе Татарстан Хөкүмәте порталын тулысынча татар теленә тәрҗемә итеп чыккан иде. Без бу эшкә профессиональ тәрҗемәчеләр, филологларны чакырдык. 10 га якын белгеч 16 министрлык сайтын тәрҗемә итеп чыкты. 2009 елда да 16 министрлык һәм 35 ведомство буенча рус телендә мәгълүмат килеп ирешүгә без аны татар теленә тәрҗемә итеп, 1-2 сәгать эчендә сайтка элә идек. Шулай да татар теле – ул рус теленнән генә тәрҗемә булырга тиеш түгел. Минем хыялым -татар сайтлары татар телендә эшли һәм алар рус теленә тәрҗемә ителәләр. Шул вакытта татар телендә бирелгән мәгълүмат уникаль булыр иде”, - дип әйтте "Татнетны үстерү фонды" башкарма директоры Раил Гатауллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100