Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар телендәге дүрт спектакль «Алтын битлек» премиясенең лонг битенә кертелгән
Премиянең эксперт советы фикеренчә, әлеге тамашалар 2019-2020 еллардагы иң күренекле спектакльләре санала.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның дүрт татар спектакле «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә кертелгән. Исемлек «Алтын битлек» сайтына урнаштырылган.
Эксперт советы фикеренчә, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Әлфия» курчак спектакле, Әлмәт театрының «Микулай» моноспектакле, Кариев театрының «Хикмәт әкиятләре», «Әлиф» иҗат берләшмәсенең ÖTÜKÄN спектакльләре 2019-2020 еллардагы иң күренекле спектакльләре санала.
Әлмәт театрының тагын бер спектакле — «Көзге сере» («Королевство кривых») спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә.
«Өтүкән» — шигърият белән көрәш сәнгатен берләштергән үзенчәлекле тамаша. Тамашаны мәйданга куючы — «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла. «Әлфия» — легендар җырчы Әлфия Авзаловага багышланган курчак спектакле. Илгиз Зәйниев спектакле.
«Микулай» — Мансур Гыйләҗев монопьесасын чакырылган хакас режиссеры Марас Чеббур куйган. «Хикмәт әкиятләре» XX гасырның күренекле төрек язучысы Назыйм Хикмәт әсәрләре — «Сукыр падишаһ» һәм «Гашыйк болыт» әкиятләре нигезендә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз