news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенә романнар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә

«Роман» номинациясендә беренче урын алган әсәргә 500 мең сум акча каралган

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурсына романнар 1 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Бүген «Казан утлары» редакциясенең баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин бәйгенең беренче утырышына җыелган жюри әгъзаларына романнар салынган калын папкаларны өләште. Жюри әгъзалары башка номинацияләр буенча беренчел нәтиҗәләрне чыгарды.

«Роман» номинациясендә 1 нче урын алган әсәргә 500 мең сум акча каралган, 2 нче урын — 400 000 мең сум, 3 нче урын 300 мең сумга бәяләнә.

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар
news_right_1
news_right_2
news_bot