news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендәге «Байгал» фильмының премьерасы 11 апрельгә билгеләнгән

Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде.

Татар телендәге «Байгал» фильмының премьерасы 11 апрельгә билгеләнгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстан режиссеры һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер елдан артык төшергән «Байгал» нәфис фильмының кайчан күрсәтеләчәген әйтте. 11 апрель көнне Казанның 270 урынлы «Парк Хаус» сәүдә үзәге кино залында фильм беренче тапкыр тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде, диде режиссер. Аңа төс һәм тавыш коррекциясе үткәрелгән, фильм Мәскәүдә яңадан яздырылган.

Детектив элементлары кергән тулы метражлы «Байгал» мелодрамасын төшерү эшләре 2016 елда башланды.

Картинаны прокатка чыгарыр алдыннан, Илдар Ягъфәров аны Россия һәм чит ил кинотеатрларында күрсәтергә ниятли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot