news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендә белем алучы мәктәп укучылары үзләренең концертына чакыра

Татар телендә белем алучы мәктәп укучылары үзләренең концертына чакыра

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә “Ак барс” яшьләр үзәгендә башкала мәктәпләрендә татар телендә белем алучыларның йомгаклау концерты була.

Концерт “Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дигән шәһәр программасын тормышка ашыру максатыннан оештырыла. Шул ук вакытта ул талантлы балаларны берләштерүче, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү чарасы булып та тора.

Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге хәбәр итүенчә, иртәгә булачак концерт программасында 150 укучы һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган сәнгать коллективлары катнашачак.

Концертка булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре, татар телендә белем бирүче мәктәп директорлары чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot