news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендә барачак “Сәйяр” шәһәр фестивале финалын уздыру урыны үзгәртелгән

Анда Казанның һәр районыннан 2шәр мәктәп театр коллективы иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә

  (Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). 6 апрель көнне сәгать 10 да Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында (моңа кадәр оештыручылардан алынган хәбәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында диелгән иде) татар телендә иҗат итүче Казан мәктәпләре театр коллективлары арасында “Сәйяр” шәһәр фестивале финалы була. Фестиваль Россиядә Әдәбият елы кысаларында уздырыла.

Фестивальнең сайлап алу турлары исә 10-13 мартта үткәрелгән. Сәхнә сәнгатендә осталыкларын күрсәтеп, Казанның һәрбер районыннан 2шәр иҗат коллективы финалга сайлап алынган. Аерым алганда, Авиатөзелеш районының 6 мәктәбе иҗади мөмкинлекләрен күрсәткән, Яңа Савин районыннан – 13, Киров һәм Мәскәү районнарыннан – 10, Вахитов һәм Идел буе районнарыннан – 11, Совет районыннан – 18 мәктәп.

“Сәйяр” фестивале Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, ТР Театр әһелләре, “Татмедиа” АҖ, ТР Халыклар дуслыгы йорты, “Гармония” гаилә үзәге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары редакцияләре тарафыннан оештырыла.

Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге ачыклык кертте.

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Казанда Павлюхин урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан, “Сәйяр” шәһәр фестивале финалы исә 4 нче катта уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100