news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәтү буенча мәчет каршындагы курслар төгәлләнде

Курсны тыңлаучыларга үзләштерелгән белем күләме нигезендә сертификатлар тапшырылды.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ“). Татар телен өйрәтү буенча мәчет каршындагы курслар төгәлләнде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның һәм Татарстанның 13 мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән татар теленә өйрәтү курсларының тәмамлану тантанасы узды. Бушлай өч айлык курслар алты Казан мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”, “Мәрҗани”дә һәм Татарстанның җиде мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чистайда алып барылды. Курс кысаларында укыту ике юнәлештә узды: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”.

Әлеге уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен 17 татар теле белгече һәм квалификацияле имамнар җәлеп ителде. “Без – татарлар” өй айлык курслары 36 академик сәгатьтән гыйбарәт булды.

Курсны тыңлаучыларга үзләштерелгән белем күләме нигезендә сертификатлар тапшырылды. "Әниләр" мәчете каршындагы курслар Россия ислам институты бинасында үтте, аларның ябылу тантанасы да биредә узды. Курсларны тыңлаучылар арасында 30 яшьлек Идрис Насрый булды. Ул Алжирдан, югары уку йортларының берсендә аспирантурада укый. Татар кызына өйләнеп, бала тәрбияли, шуңа татар телен белүне үзенең бурычы итеп саный. Курсларга йөрү нәтиҗәсендә ул татарча аңлый һәм сүзләрдән гади гыйбарәләр төзи ала.

Диния Нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин тантанада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, курсларның нәтиҗәлелеге тикшереләчәген һәм шулардан чыгып аларны камилләштерү өчен чаралар күреләчәген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100