news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәнгән студент һәр кеше үз туган телен белергә бурычлы дип саный

Аның фикеренчә, Казанда, Самара өлкәсенә караганда, татарлар һәм мөселманнар күбрәк яши.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле курсларын тәмамлаган студент Ренат Закиров һәр кеше дә үз туган телен белергә һәм өйрәнергә бурычлы дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан икенче тапкыр оештырылган татар теле курсларын узучыларга сертификатлар тапшыру тантанасыннан соң сөйләде.

“Татар телен үзем өчен, мөселманнарга, ислам диненә якынрак булу өчен өйрәндем. Чөнки мин тумышым белән Самара өлкәсеннән, туган телемне белеп бетермим. Анда рус мохитендә үстем, гаиләдә дә бик аз сөйләштек”, - диде ул.

Студент фикеренчә, һәр кеше дә үзенең туган телен белергә бурычлы. “Казанда татарлар да, мөселманнар да күбрәк яши. Татар теле нигезләренә өйрәтүче курсларны озак эзләдем һәм социаль челтәрләрдән очраклы гына таптым”, - диде ул.

“Татар телендә укылган вәгазьләрне мин моңарчы да аңлый идем, ләкин сөйләм телем аксады. Ә татар теле дәресләрендә сөйләттеләр, җөмләләр төзеттерделәр. Минем өчен файдасы булды”, - диде студент.

Ренат Закиров киләчәктә татар телен тагын да яхшыртасы, камилләштерергә теләге барлыгын белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100