news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәнгән рус кызы Анастасия: Телне өйрәнергә татар булмаганнар да килсен иде

Татар теле документ эшләрен алып бару өчен кирәк, ди дәүләт хезмәткәре .

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан икенче тапкыр оештырылган татар теле курсларын тәмамлаган дәүләт хезмәткәре Анастасия телне татар милләтеннән булмаганнар да өйрәнсен иде дигән теләктә. Бу фикерен ул "Татар-информ" хәбәрчесенә нәзарәттә узган сертификатлар тапшыру тантанасыннан соң сөйләде.

“Татарстанда телләрне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Дәүләт хезмәткәре буларак, татар телен бик тә өйрәнәсем килде. Миңа ул эшемне күбрәк белер өчен, документ эшләрен алып бару өчен кирәк. Һөнәреңне яхшырак белү өчен, дәүләт телен дә яхшырак өйрәнергә кирәк”, - дип саный Анастасия.

Анастасия әйтүенчә, ул "Гаилә" мәчетенә татар теле курсларына ярты ел дәвамында йөргән. “Моннан тыш, без Татарстанда яшибез. Шуңа күрә татар милләте булмаган кешеләр дә татар телен өйрәнергә тиеш дип саныйм”, - диде ул.

“Татар телен башта русчадан тәрҗемә иттек. Аннары телисеңме-теләмисеңме, татарча гына сөйләшә башлыйсың. Татар мохите барлыкка килә. Һәм телне ул мохиттә өйрәнүе күпкә җиңелрәк булды”, - диде дәүләт хезмәткәре.

Анастасия, телне камилләштерү өчен, татар теле курсларына алга таба да йөриячәген әйтте. “Теоретик яктан да, гамәли яктан да файдалы булды. Без укыдык та, җөмләләр дә төзедек. Телне өйрәнүдән туктамасаң, сөйләшә башларга да кыен булмас дип уйлыйм”, - ди ул.

“Татар теле курслары телне өйрәнү генә түгел, ә татар мәдәнияте эченә керү дә. Чөнки без дәреслек буенча этикет кагыйдәләрен дә, милли кухняны да үзләштерәбез”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100