news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәнүгә өстәмә тел белү мөмкинлеге итеп карыйлар – 33 нче мәктәп директоры

"Безгә ата-аналарның "татар теле кирәкми" дигән шикаятьләр белән килгәне юк", – ди Нелля Шәяхмәтова.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар телен өйрәнүне хәзер әти-әниләр дә, укучылар да тагын бер өстәмә тел белү мөмкинлеге итеп кабул итә. Казанның Авиатөзелеш районындагы 33 нче мәктәп директоры Нелля Шәяхмәтова шундый фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында белдерде.

33 нче мәктәп телләрне тирәнтен өйрәнү буенча махсуслашкан. Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче мәктәпләре рейтингында ул ике ел рәттән беренче урынга лаек булган. Нелля Шәяхмәтова быел да рус һәм инглиз телләре буенча Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы югары булуын белдерде. Рус теле буенча ул 71,3 баллны, инглиз теленнән 84 баллны тәшкил итә, җәмгыять белеме буенча уртача балл – 62,8. 9 нчы сыйныфлар тапшырган төп дәүләт имтиханнарына килгәндә, рус теленнән уртача билге – 4,3, математикадан – 4,1, инглиз теленнән – 4,6 һәм татар теленнән 4,4 кә тәңгәл. Быел татар әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадада ике укучы призер булган.

33 нче мәктәп 2011 елдан бирле Сингапур технологияләрен кертү белән танылган. Аның асылында – бергәләп уку, ягъни балалар бер-берсен өйрәтә, критик фикер йөртүгә өйрәнә. “Бала дәрестә максималь рәвештә актив катнаша, ул тыңлап кына утырмый, һәрвакыт үзе җавап бирә”, – ди Нелля Шәяхмәтова. Мәктәптә татар теле дәресләре дә үзара җанлы аралашуга корылган. Яңа алымнар рус балаларына татар телен өйрәтүдә уңышка ирешергә мөмкинлек биргән.

Нелля Шәяхмәтова фикеренчә, республикада баланың кайсы телне ничек өйрәнергә тиешлеге дөрес билгеләнгән. Ул мәктәптә татар һәм рус телләре бертигез дәрәҗәдә укытылуын белдерде. “Минем карашка, республикада бу мәсьәләдә тигезлек урнашты, миңа ата-аналарның “татар теле кирәкми, сәгатьләре артык күп” дип шикаять белән килгәне юк. Миңа калса, хәзер инде бу кирәк, шулай булырга тиеш дигән система урнашты. Дөрес, 10 ел элек каршылык бар иде, хәзер мондый проблема күрмим. Минемчә, татар телен өйрәнүгә хәзер әти-әниләр дә, балалар да тагын бер өстәмә тел белү мөмкинлеге итеп карый. Телне белү бик баета”, – ди ул.

Татар теле укытучысы Гүзәлия Петрова фикеренчә, рус балаларына татар телен өйрәтүдә эш дөрес итеп оештырылса, әти-әниләрдә канәгатьсезлек булырга тиеш түгел. “Безгә татар теле кирәкми дип килгән әти-әниләр юк. Бу мәсьәләдә безнең укытучыларыбыз зур тырышлык куя. Мещерякова һәм “Сәлам” дәреслекләре буенча укыткан укытучыларның нәтиҗәләре дә яхшы, уен методикасы өстенлек иткәч, балалар татар телен бик яратып өйрәнә”, – ди ул.

Татар теле укытучы Альбина Хөснетдинова, балаларның гайрәтен чигермәс өчен, укыту материалының җиңел булуы мөһим, дип саный. “Артык катлаулы итеп бирмәсәк иде материалны. Элегрәк, сүзләрнең мәгънәсен аңламаса да, озын, авыр шигырьләрне ятлату рәвешендә барды бит эш. Без – укытучылар, шушы рус балаларына татар телен өйрәнү чит телне өйрәнүгә тиң булуын онытмасак иде. Бу бик мөһим әйбер”, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100