news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телен өйрәнүчеләр өчен «Телдән сөйләмгә өйрәтү» китабы тәкъдим ителә

Татар телен өйрәнүчеләр өчен «Телдән сөйләмгә өйрәтү» китабы тәкъдим ителә

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казандагы Тарих нәшриятында авторлар Ф.Сафиуллина, К.Фәтхуллова һәм Э.Федорованың «Телдән сөйләмгә өйрәтү» дигән китабы чыкты. Ул рус телле студентлар һәм татар телен өйрәнүчеләр өчен монологик текстлар җыентыгыннан гыйбарәт. Әсбап Казан дәүләт университетының Татар теленә өйрәтү кафедрасы карары нигезендә басылган.

Әлеге кулланмада аралашу темаларына бәйле монологик текстлар тупланган. Алар студентларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтүгә, шулай ук татар халкының күренекле шәхесләре, республиканың һәм башкаланың тарихи һәм истәлекле урыннары турындагы мәгълүмат белән таныштыруга юнәлтелгән. Кулланмада студентлар тормышы белән бәйле текстлар да урын алган. Авторлар мөгаллимнәргә әлеге уку-укыту әсбабында бирелгән текстлар нигезендә татар телен өйрәнүчеләргә аралашу осталыгын арттыру буенча киңәшләрен дә бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot