Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта булдыру проекты карала
Проект Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеген бирәчәк.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Татарстан Республикасы Диния нәзарәте татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта әзерли. Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин хәбәр итте.
Мобиль кушымта, Диния нәзарәтенең башка проектлары кебек үк бушлай булачак. Татар телен төрле вакытта һәм төрле җирдә укып өйрәнү мөмкинлеге карала. Дәресләрнең аерым расписаниесе юк, чөнки алар алдан ук яздырып куелган.
«Хәзерге вакытта проект буенча фикер алышулар бара», — диде Татарстан мөфтиенең матбугат секретаре Резеда Закирова.
«Проектның төгәл чыгачак вакыты турында әлегә әйтә алмыйбыз», — дип искәртте ул.
Проект Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеген бирәчәк, дип бәяли мөфти.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Диния нәзарәте татар телен саклап калу максатында башка проектлар да әзерли, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз