news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телен укытуны яхшырту, укытучылар әзерләү өчен Милли педагогия институты булдырыла

Президент телләрне өйрәтүдә Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле чараларны күрергә кирәклекне билгеләп узды.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кабат торгызыла торган Милли педагогия институты базасында татар телен укыту методикасын камилләштереп, укытучыларны әзерләү кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде.

Президент әйтүенчә, телләрне өйрәткәндә, беренче чиратта, коммуникатив күнекмәләрне үстерү таләп ителә. “Бу бурычлар республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында бер генә тапкыр куелмады инде. Әмма башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелеге һаман да югары түгел һәм гражданнар нигезле рәвештә моңа шикаять белдерә”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм кирәкле чаралар күрергә кирәклеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot