Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар телен укытуны сорап, кабат гариза яздык - рус милләтеннән булган ана
"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруында татар теле мәсьәләсе күтәрелде.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бер ай элек татар теле дәресләреннән баш тартып, рус телен укытуны сорап мөрәҗәгать иткән ата-аналар мәктәпләргә кабат гариза тотып килә башлаган. Бу юлы татар теле дәресләрен яңадан кайтаруны сорап. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруына интервью биргән Светлана Комарова да шундыйлардан. Аның кызы Мария хәзер 2 нче сыйныфта белем ала һәм татар телен өйрәнү теләген белдергән.
"Татар телен укытмаячакларын белүгә Маша бик борчылды, чөнки ул балалар бакчасыннан бирле татар телен ярата. Ул өйгә кайтып, нинди яңа сүзләр өйрәнгәнен сөйли иде. Кызымның теләген истә тотып, татар телен укытуны сорап, кабат гариза яздык", - диде ул.
Катнаш гаилә вәкиле Гөлзидә Воронова исә мәктәпләрдә татар телен бетерерләр дип уйламавын белдерде.
"Ана теле буларак, балам өчен мин рус телен сайлаган идем. Татар теле дәресләре бетүен белгәч, мин үз фикеремне үзгәрттем", - диде ул тапшыруда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз