Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар телен укыту турында сөйләшү
Татар телен укыту турында сөйләшү
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башкаланың ике урта уку йортында семинарлар уздырды. Алар татар тарихын һәм телен укыту темаларына багышлаган иде.
Мәскәү районындагы 2нче гимназиягә шәһәр мәктәпләреннән татар тарихы укытучылары җыелды. Анда шулай ук Татар дәүләт гуманитар институты галимнәре дә катнашты. Алар бүгенге көндә татар мәктәпләрендә тарих дәресен укыту проблемалары һәм бу өлкәдәге яңа алымнар турында сөйләште.
Совет районының 141нче мәктәбендәге семинарда исә рус балаларына татар телен укыту мәсьәләләре каралды. Анда шәһәр мәктәпләренең укыту буенча методистлары һәм татар теле мөгаллимнәре катнашты. Семинарда шулай ук әлеге тема буенча язылган дәреслекләрне дә тәкъдир итү булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз