news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телен төпле өйрәтүне максат итеп куябыз – Казанның 180 нче гимназиясе директоры

1-8 сыйныфларда бишәр параллель класс булачак, шуларның берсе – татар сыйныфы.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның Совет районында 2 нче Азино микрорайонында ачылачак яңа 180 нче күп профильле полилингваль гимназиядә һәр параллельдә бишәр сыйныфның берсе татар сыйныфы булачак. Бу хакта бүген журналистларга пресс-тур барышында гимназия директоры Илдар Сәяхов белдерде.

1224 балага исәпләнгән әлеге гимназия быел 1 сентябрьдә ишекләрен ачачак. 1-8 сыйныфларга баручы 1 меңгә якын бала тәүге тапкыр аның бусагаларын атлап керәчәк. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Билгеле булганча, әлеге гимназия тулаем татар мәктәбе генә булачак дигән сүз таралып, халык арасында канәгатьсезлек тә туган иде. Бу проблема буенча директор “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шәрехләмә бирде. “Бу мәсьәләгә ничек бар, шулай ачыклык керттек. Бу контексттан ясалма рәвештә сүзләрне тартып чыгару аркасында туган хәл. “Без татар сыйныфлары да ачабыз” дигән сүзне “татар сыйныфлары гына ачасыз икән сез” дигәнгә әйләндереп калдырдылар. Ягъни, бөтен сыйныфлар да татар була икән дигән сүз таралды. Аннары “рус теле белән бергә татар телендә дә укыту булачак” дип аңлаттык”, – дип билгеләп узды Илдар Сәяхов.

Директор ата-аналарның гаризалары исәпкә алынганын әйтте. “Бар кеше дә сайлау хокукына ия. Татар булып та, татарча аңламаган балаларны рус телле балалар сыйныфларына керттек. Проблема булмады. Ягъни, мәсьәләгә ачыклык керткәннән соң, өстәмә комплектлау барышында, һәр ата-ананы, баланы чакырып, комиссия әгъзалары алар белән сөйләште, теләкләрен белеп, шулар нәтиҗәсендә сыйныфларны комплектлаштырдык. Һәр параллельдә берәр татар сыйныфы ясалды, аларның ата-аналары татарча укытуга каршы түгел”, – дип белдерде ул.

Илдар Сәяхов әйтүенчә, әлегә татар телендәге дәреслек буенча укыту дигән әйбер башлангыч сыйныфлар өчен генә актуаль. Математика һәм әйләнә-тирә мохит дәресләре татарча укытылачак.

“Математика һәм әйләнә-тирә мохитне заманча методика буенча татар телендә укытуны максат итеп куябыз. Без шушы башлангыч сыйныфларда тел күнекмәләрен ныгытып калырга тырышачакбыз. 5 нче сыйныфка күчкәч, алар бу предметларны инглиз телен дә катнаштыру методикасы белән инглизчә-русча укырга мөмкин. Сыйныфта аралашу татар телендә булачак”, – ди директор.

Илдар Сәяхов 9 нчы сыйныфтан соң төрле предметлардан имтиханнарны татар телендә тапшырырга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр тудырылачагын әйтте. “Агитация белән шөгыльләнергә җыенмыйбыз, ләкин үзебезнең телебезне төпле итеп өйрәтүне максат итеп куячакбыз. Ата-ана һәм бала имтиханны татарча тапшырырга теләк белдерә икән, без укучыны төрле предметлардан имтиханнарны татар телендә тапшыра алырлык итеп әзерләячәкбез”, – дип белдерде ул.

Директор сүзләренә караганда, эшкә кабул ителгәндә, укытучыларның ике телне белүе шарт итеп куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot