news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

Фондны “Татар ата-аналары” иҗтимагый берләшмәсе оештыра.

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак
Михаил Захаров

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). "Татар ата-аналары" иҗтимагый берләшмәсе координаторы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул бүген It-паркта үткән татар ата-аналары конференциясендә сөйләде.

“Дәрдмәнд фонды – безнең рәсми оешмабыз. Аның таләпләре - татар телен саклау һəм үстерү, перспектив татар проектларына ярдәм күрсәтү. Əлеге фонд тиздəн эшли башлар дип көтелә”, - диде ул.

“Бурычыбыз – балаларыбызны яңа шартларда татар телле шәхесләр итеп тәрбияләү. Балалар, ата-аналар белән эшләргә кирәк диючеләр күп булды, əмма мондый юнәлештә эшләүче берләшмәләр бик аз”, - диде чыгышында Ксения Зарипова. Дәрдмәнд фонды шуларның берсе булачак дип көтелә. 

  • Дәрдмәнд (чын исеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) — ХХ гасыр башының татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100