Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар телен өйрәнүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесе башланды
Казанда III «Үз телем» конкурсына гаризалар кабул итү башланды, аның нәтиҗәләре буенча татар телен өйрәнүгә багышланган иң яхшы проектлар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр үзара 2 млн сумлык приз фондын бүлешәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста Казанда яшәүче 35 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм яшьләр катнаша ала. Жюри алардан татар телен өйрәнүдә нәтиҗәле, стандарт булмаган һәм яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтә.
Гаризалар 30 нчы июньгә кадәр кабул ителә, аларны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Онлайн этаптан соң финалистлар исемлеге төзеләчәк. Алар конкурсның офлайн этабында үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Конкурс балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль проектлар булдыруга юнәлдерелгән. Ул 2021 елдан шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә. Узган ел сигез проект иң яхшылары булды: «Татар хатын-кызлары» татар комикслары, «Нәҗип» график новелласы, «Сихри Казаным!» квест-променады һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз