news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәнү проектлары конкурсына 80ләп казанлы гариза биргән

«Үз телем» татар телен өйрәнү проектлары конкурсына 35 яшькә кадәрге 80 нән артык казанлы гариза биргән, аларның 24е финалга чыкты. Иң яхшы инициативаларны иртәгә жюри билгеләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалистларга проектларны тәкъдим итәргә һәм аларның әһәмиятен исбатларга кирәк булачак. Инициативалар татар телен өйрәнүнең стандарт булмаган, нәтиҗәле һәм яшьләр ысулларын чагылдырырга тиеш. «Медиапроект», «Digital-проект», «Мәгариф проекты», «Күңел ачу проекты», «Мәдәният һәм иҗат юнәлешендәге проект» һәм «Вакыйгалы проект» номинацияләре каралган.

Җиңүчеләр үзара 2 млн сумны бүлешәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» конкурсы беренче тапкыр 2021 елда балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм милли мәдәниятне үстерү буенча проектлар булдыру максатыннан үткәрелде.

Узган ел грантларны биш проект авторлары алды, алар арасында сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-сервис, яшь натуралистлар өчен «Яшел китап» өстәл китабы, балалар өчен «Бөҗәкләр алдаша беләме?» энциклопедиясе, татар телендә комикслар һәм татар теленең SkyTat онлайн-клубы бар иде. Барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100