news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәнү өчен иң яхшы проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә

Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер ай вакыт калып бара. Конкурста Казан мәктәпләре укучылары (5-11 сыйныфлар) һәм Казанда яшәүче 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Гомуми приз фонды – ике миллион сум.

«Бәйге оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар. Гаризаларны 9 июльгә кадәр сайтта тутырырга кирәк, нигезләмә белән тулырак сайтта танышып була», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100