news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телен мәчетләрдә укыта башлыйлар

Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр ярты меңгә җитте.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган республика мәчетләрендәге "Без - татарлар" татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500 дән артып киткән. Бу хакта “Татар-информ”га Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала, ди проект авторлары. Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләрендә һәр теләгән кеше татар теле буенча сабак ала алачак. Татар теле курслары 2 февральдән ачыла. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде, ди проект авторлары.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot