Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар телен, әдәбиятын фән итеп тикшерүче калмады - Әхмәт Мәзһәров
Фәннәр академиясенең техник фәннәре докторы, профессор галимнәр күбрәк отчет һәм программа язу белән мәшгуль дип саный.
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова). Фәннәр академиясенең техник фәннәре докторы, профессор Әхмәт Мәзһәров диссертация яклауларның унике тапкырга кимүен “аянычлы” дип атый. Профессор аның төп сәбәбен - галимнәрнең күбрәк отчет һәм программа язу белән мәшгуль булуларыннан күрә. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында әйтте.
“Яклаулар кимүенең сәбәбе - татфакны бетерүдә. Кимүе бик аяныч хәл. Тел өчен бик авыр заманалар. Татар телен, әдәбиятын фән итеп тикшерүче калмады. Галимнәр күбрәк отчет һәм программа язу белән мәшгуль. Бу бөтен гуманитар фәннәргә карый. Бер академик президент каршында фән белән шөгыльләнергә вакытыбыз юк, көне-төне отчет һәм программалар язабыз дип әйтте. Университетта отчет-программа, престижларын күтәрү белән бәйле эш итәләр – аларның юнәлешләре башка. Алар сан, акча артыннан куадыр”, - диде ул.
Әхмәт Мәзһәров фикеренчә, Фәннәр Академиясе – телне саклау утары. Академия археология институты, энциклопедия институты, ИЯЛИ белән тыгыз элемтәдә торып эш итә. “Унбер класс уку бетте, тугызынчы класстан китеп бетәләр. БДИ русча. Мәктәптә дә әзерләмәгәч, югары уку йортында да татар телен укытмыйлар. Туксанынчы еллар башында төзелеш институтында да татар телендә укыган төркемнәр бар иде. Хәзер аларның берсе дә юк. Минтимер Шәрип улы вакытында бик дөрес эшләде – Фәннәр Академиясен оештырды. Телне саклау утары шунда”, - дип билгеләп узды ул.
Профессор диссертацияләр яклауга кагылышлы проблемаларны Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать һәм Энциклопедия институты хәл итә алыр дип саный. “Барлык өмет Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында. Анда алар белән бергә Дания Фатыйховна эшли. Тагын өметләрем Энциклопедия институты һәм аның җитәкчесе Гыйләҗев Искәндәр белән бәйле. Аларның хәзер болганыш, оештыру чоры узды. Коллективлары яхшы”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз