Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар телен белү дәрәҗәсен «Мин татарча беләм» тестлар җыентыгы ярдәмендә билгеләп була
«Белем.ру» татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан «Мин татарча беләм» дип аталган тестлар җыелмасы тәкъдим итә.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килә торган Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
Тестлар туган тел буларак татар телен белүчеләргә һәм татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүчеләргә тәкъдим ителә. Һәр төркем үз эчендә, сөйләм компетенцияләрен үзләштерү дәрәҗәләреннән чыгып, берничә дәрәҗәгә аерыла.
Тестны татар телен белү дәрәҗәсен ачыкларга теләгән һәркем үтә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз